Апас мәктәбе укучылары экология буенча республика олимпиадасында катнашты
Апас урта мәктәбенең 5 класс укучылары республикакүләм экология олимпиадасында белемнәрен сынады.
5 укучы иң элек “Урман Робинзоннары“ дигән проектта читтән торып катнашты. Алар Виктор Астафьефның "Васюткино озеро" хикәясен укып чыгып, нәтиҗәләр ясады. Аннан табигатьтә кискен халәткә эләккән кешегә чыгу юлларын эзләү буенча проект эшләделәр. Укучылар бу этапны зур кызыкны белән узды.
Әлеге проект эшләрен тәкъдим итеп, Раилә Нәҗметдинова һәм Энҗе Абделвәлиева (җитәкчеләре Лилия Вәлиева, Гөлфия Габидуллина) Казанга чакыру алдылар. Ике турдан торган олимпиада биремнәре алар уңышлы үтте һәм Дипломнарга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев