Апас мәктәбе укучылары гаилә серләрен өйрәнә
Апас мәктәбенең 10 класс укучылары ЗАГСта кунакта булдылар. Әлеге чара Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылды.
(26 май, "Апастово-информ").
Егетләр, кызлар иң элек ЗАГС бинасы, биредәге эш бүлмәләре, язылышу залы белән таныштылар. Аннан хезмәткәрләрнең эшчәнлеге белән кызыксындылар.
"Кешенең беренче документы да, соңгы таныклыгы да биредә языла. Гаилә коручылар ны тәбрикләргә, аерылышуларның шаһиты да булырга туры килә. Бездә бөтен документлар саклана", - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.
Укучылар архивтагы документларны карадылар, нык гаилә серләре хакында сөйләштеләр, хезмәткәрләр белән аралаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев