Апас мәктәбе укучылары өлкәннәргә ярдәм итте
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Апас урта мәктәбе укучылары үзләре шефлык иткән әби-бабайлар янында булдылар.
Аларның хәлләрен белделәр, бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Укучылар өй, бакча эшләрендә булыштылар, тирә-юньнәрен җыештырырга ярдәм иттеләр. Өлкәннәр рәхмәтләрен әйтеп, догаларын кылып озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев