Апас мәктәбе укучылары әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котлады
Гүзәл Гатина җитәкчелегендәге 4Б сыйныфы укучылары якыннарын матур чыгышлары белән сөендерде.
"Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда.Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез хөрмәтенә балаларыбыз белән бәйрәм кичәсе оештырдык", - ди сыйныф җитәкчесе Гүзәл Гатина.
Балаларының матур чыгышлар әниләр һәм әбиләр өчен иң зур бүләк булды. Аларның күңелен шатлык, олы горурлык хисе биләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев