Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары Ульян өлкәсендә фәнни-гамәли конференциядә катнашты

  Ульян өлкәсе Димитровград шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге гимназия базасында узган Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Апас мәктәбенең 5 укучысы үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. 

 


  (28 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“). 


 Фәнни эшләр “Минем туган ягымның күренекле шәхесләре“ номинациясендә тәкъдим ителде. Чыгышлар Апасыбызның күренекле шәхесләре Шәүкәт ага Галиев, Алсинә Сәлахова, Җамал Вәлиди, Мәрди Рафыйков турында, Ындырчы авылы шәхесе Мөхәммәт Бикмөхәммәтов, Апас авылы шәхесе Фатыйма Гомәрованың тормыш юлын чагылдыруга юнәлгән иде. Бу хакта Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова хәбәр итте. 
   
  “Һәр укучы уңышлы чыгыш ясады. Гүзәл Хәбибуллина – беренче, Диана Хәкимова – өченче дәрәҗдә Дипломга лаек булды. Укытучылар Гүзәл Дәүләтшина, Равил Гомәров, Индира Сафиуллина, Рания Гомәрова, Рәзинә Ганиева укучыларны конференциягә әзерләгәннәре өчен Ульяновск өлкәсе татар-милли автономиясе башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр“, – диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев