Реклама
Җәмгыять
Апас мәктәбе укучылары – яшь табигать сакчылары
Апас мәктәбе укучылары “Табигать яклауга мохтаҗ“, “Табигать – минем йортым“ акцияләрендә катнашты.
(25 июнь, “Апастово-информ“).
Укучылар табигатьнең матур урыннары белән танышты, таң атулар, кояш батуларны күзәтте. Төрле табигать күренешләрен рәсемнәргә, фотосурәтләргә төшерде.
“Укучылар кечкенә яшьтән үк табигатьне сакларга, үзе артыннан башкаларны да өндәргә өйрәнеп үсә. Акциядә катнашу да аларга бер этәргеч бирә“, – диде укытучы-оештыручы Раилә Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев