Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучыларына “Саннар дәресе”ндә куркынычсызлык кагыйдәләре хакында сөйләделәр

11нче сыйныф укучылары катнашында узган ачык дәрес интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелде.

(25 март, “Апастово-информ”).


Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Булат Әхмәтҗанов укучыларны санлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерү алымнары белән таныштырды. Шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру кирәклеге хакында да сөйләде.
“Сез санлы дөнья, интернет челтәре белән якыннан таныш. Электрон сәүдә мәйданчыклары белән дә актив эш итәсез. Төрле интернет-кибетләрдән кирәк-яраклар сатып аласыз. Тик бу очракта куркынычсызлык кагыйдәләре хакында онытмасагыз иде. Карта номерларын, логин, парольләрне беркемгә дә әйтмәгез. Банктан дип шалтыратучылар белән сөйләшмәгез”, - дип искәртте ул.
Ачык дәрестә “Ак Барс” Банкының сату буенча офислар төркеме җитәкчесе Илдар Нигьхмәтҗанов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Булат Гатиятуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева катнашып, балаларга киңәшләрен җиткерделәр.
Апас мәктәбенең информатика укытучысы Марсель Шәйхиев укучыларга интернетны дөрес һәм максатчан кулланмау – наночорның төп куркынычы булып торуын тагын бер кат ассызыклады, социаль челтәрләр белән дә сак эш итәргә киңәш итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев