Апас мәктәбе укучысы Гүзәл Хәбибуллина – “Яшел сигналга сәяхәт” республика бәйгесе җиңүчесе
Казан шәһәрендә “Яшел сигналга сәяхәт” дип исемләнгән яшь язучылар Республика конкурсының финал туры узды.
(1 май, “Апастово-информ“).
Апас мәктәбенең 11Б сыйныфы укучысы Гүзәл Хәбибуллина (җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Дәүләтшина) үзе язган “Камил маҗаралары” әкияте белән 1 урынга лаек булды.
“Бай иҗади багаж алып, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган искиткеч күргәзмәләргә сокланып, истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломына ия булып кайттым. Миңа ярдәм иткән, көч биргән җитәкчемә рәхмәт“, – ди Гүзәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев