Апас мәктәбе укучысы җиңүчеләр рәтендә
Декабрь ахырында 7 көн дәвамында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль округы беренчелегенә самбо буенча илкүләм турнирда яшь апаслы Индира Хәсәнова 75 килограммга кадәр үлчәмдә 3 нче урын яулап, спорт мастерлыгына кандидатлык дәрәҗәсен үтәде.
Ул Апас мәктәбендә укыган елларында спортның бу төре белән җитди мавыкты, хәзер укуын Буа ветеринария техникумында дәвам итә. Яшь җиңүченең тренеры Илгизәр Вәлиуллин кулы астында соңгы вакытта Апас егет-кызлары арасында инде спорт мастерлыгына 4 кандидат спортчы (КМС) пәйда булган иде, Индира-бишенчесе! Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев