Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбе укытучысы Суфия Гобәйдулловнаның гомер бәйрәме

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңлиләр. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала, җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәрбер укучысын Кеше...

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңлиләр. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел. Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала, җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәрбер укучысын Кеше итәргә омтыла.

Апас урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Салахова Суфия Гобәйдулла кызы да менә 32 ел инде үз эшенә тугрылыклы булып, үзе туып-үскән төбәгендә, укытучы династиясен дәвам итүче, балаларга төпле белем бирүче, үз эшенә бирелгән, тырыш һәм таләпчән укытучыларның берсе. Укытучы һөнәрен бер урында таптауга, билгеле бер калып буенча эшләргә тырышмый, ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Аның өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү - ят нәрсә. Ул һәрдаим педагогик камиллеккә омтыла, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз баласыдай якын күреп киләчәк тормышка әзерләү кебек сыйфатларга ия Суфия Гобәйдулловна. Ул тукталып кала торганнардан түгел, һәрвакыт белем дәрәҗәсен күтәрүдә. Укучылар белән берлектә төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Ару-талуны белми хезмәт иткән укытучыны хөкүмәтебез дә зурлый белде. "Алгарыш" программасы буенча Татарстан Республикасының грант призына, Россия Федерация Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы ул. Үзенең йомшак мәгалләмәсе аркасында балаларның күңелен яулап ала да. Ул һәрвакыт бертөрле карашта, һәркемне тигез күреп, үзенең төпле һәм үтемле киңәшләрен бирүче чын укытучы.

Суфия Гобәйдулловна! Авыр, әмма мактаулы эшегездә тынычлык, сабырлык телибез. Эшегездә иҗат һәм һөнәри уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын, һәрвакыт шулай олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз.

Суфия Гобәйдулловна 31 гыйнварда туган көнен каршылый. Сезне гомер бәйрәмегез - 55 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, тормышның тәмен, кешеләр кадерен, яшәү ямен белеп, көчле ихтыярлы булып яшәвегезне телибез.

Апас мәктәбенең инглиз теле укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев