Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә кеше хокукларын яклау көненә багышланган ачык дәрес узды

Укучылар республикада һәм районда кеше хокукларын яклау буенча нинди эшләр башкарылуы белән таныштылар.

(11 декабрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


10 декабрьдә дөньяда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан Гомум кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин 10нчы сыйныф укучылары белән кеше хокукларына багышланган ачык дәрес уздырды. Биредә кеше һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре дә катнашты. Алар илдә, республикада һәм районда кеше хокукларын яклау буенча нинди мөһим эшләр башкарылуы белән таныштылар.
“Халыкара кеше хокукларын яклау көне уңаеннан Апас мәктәбе укучылары белән дүртенче ел рәттән ачык дәресләр үткәрәбез. Бу очрашулар безнең төрле форматта уза. Аның максаты - балаларны “хокук”, “бурыч”, “закон”төшенчәләре белән таныштыру, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү, - дип белдерде Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева.
Шулай ук республикада бала хокукларын яклау буенча да вәкаләтле вәкил эшли. Аның да районнарда җәмәгать ярдәмчеләре бар. Апас районында бу вазыйфага Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова билгеләнгән.
“Бу эшкә яңа гына алынсам да, аның ни дәрәҗәдә җаваплы һәм мөһим булуын яхшы аңлыйм. Бала һәрдаим кайгыртуга, ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа да аларның хокуклары сакланырга, якланырга тиеш дип саныйм”,- диде ул.
Дәрестә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән якташларыбыз батырлыгы да ассызыкланды. Бу уңайдан Апас мәктәбе укучылары арасында рәсем конкурсы да узды. Уңышлы рәсем ияләре Мактау Грамоталарына һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева кеше хокукларын яклауга багышланган дәресләрне уздыруда хезмәттәшлек иткән Апас мәктәбе укытучысы Айдар Хәбибуллинга олы хөрмәтен белдереп,Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев