Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә оештырылган кышкы лагерьда 214 бала ял итте

Лагерь җитәкчесе Лилия Бикчәнтәева сөйли: - Педсоветта һәм әти-әниләр комитеты белән киңәштек тә, 2-3 ел элек тукталып калган кышкы лагерьны да яңадан торгызырга булдык. Урынбасарым Гүзәл Сафина, башлангыч сыйныфлар (3-4 класслар) укытучылары Альмира Хисамова, Зөлфия Кәлимуллина, Роза Нургалиева, 9-11 сыйныф укучылары белән эшләүче Лилия Вәлиева, Флорида Мифтахова, Равил Гомәров, Рания...

Лагерь җитәкчесе Лилия Бикчәнтәева сөйли:

- Педсоветта һәм әти-әниләр комитеты белән киңәштек тә, 2-3 ел элек тукталып калган кышкы лагерьны да яңадан торгызырга булдык. Урынбасарым Гүзәл Сафина, башлангыч сыйныфлар (3-4 класслар) укытучылары Альмира Хисамова, Зөлфия Кәлимуллина, Роза Нургалиева, 9-11 сыйныф укучылары белән эшләүче Лилия Вәлиева, Флорида Мифтахова, Равил Гомәров, Рания Гомәрова һәм башка хезмәттәшләрем балаларны БДИ имтиханнарына әзерләделәр. Мәдинә Зыятдинова белән Равил Гыйззәтов балалар белән иртәнге физзарядка үткәреп, сәламәтлекләрен кайгыртты. Балалар кышкы лагерьга иртәнге тугызга килде һәм көндезге икегә кадәр биредә ял итте. Алар өчен төрле спорт уеннары, Апасның истәлекле урыннарына, музейга сәяхәтләр оештырдык. Балалар ашханәдә ике тапкыр мул табын артында ашап-эчте. Шушы ун көнлек кышкы каникул лагерына йөрүче 214 баланың әти-әниләре мәктәп кассасына нибары 140 сум акча түләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев