Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә парламент дәресе узды

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең актлар залында югары сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде. Әлеге ачык дәрестә, шулай ук, хакимият вәкилләре дә катнашты. Алар арасында аппарат җитәкчесе Ильфир Гәрәев һәм район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина. Ачык дәресне Апас мәктәбенең җәмгыять һәм тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин алып барды....

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең актлар залында югары сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрелде.
Әлеге ачык дәрестә, шулай ук, хакимият вәкилләре дә катнашты. Алар арасында аппарат җитәкчесе Ильфир Гәрәев һәм район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина.
Ачык дәресне Апас мәктәбенең җәмгыять һәм тарих укытучысы Айдар Хәбибуллин алып барды. Ул конституциянең төп төшенчәләрен аңлатып узды. Илебездәге шушы мөһим документның тарихы белән таныштырды. Парламент дәресенә карата презентация һәм дәүләт советының утырышлар залындагы бер мизгелен күрсәтте. Гражданнарның хокукларын һәм бурычларын аңлатты.
Барлык укучылар әлеге ачык дәрестә актив катнашты. Укытучы биргән сорауларга тулы җавабын бирде. Алар әлеге дәрес белән бик канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев