Реклама
Җәмгыять
Апас мәктәбендә укучылар тәмле ашлар белән сыйлана
Апас мәктәбендә 706 укучы белем ала. Алар бар да тәмле һәм кайнар азык белән туклана.
(11 сентябрь, “Апастово-информ“).
1 сентябрьдән башлап, башлангыч класс укучылары бушлай туклана.
“Яңа уку елыннан 311 башлангыч класс укучысы түләүсез ашый. Алар сәгать 8.45тә ашханәгә керә башлый. Һәр класс график нигезендә туклана“, – диде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Өлкән пешекче Фирдәүсә Галиуллина ризыкларның төрләнеп торуын белдерде.
“Иртән сәгать алты тулганда эшкә киләбез. Шунда ук мичләрне элдереп, әзерлек эшләрен башлыйбыз. Иртән ботка, котлет, чәй, ипи, төш вакытында аш, ипи, чәй яки компот бирәбез. Витаминлы яшелчәләрдән салатлар да ясыйбыз“, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев