Апас мәктәбендә волонтерлар битлекләр тегә
Апас урта мәктәбендә волонтерлар коронавирустан саклану өчен битлекләр тегә башлады. Көнгә барлыгы 150 битлек тегү күздә тотыла.
(3 апрель, “Апастово-информ”).
Битлекләр көн дәвамында тегелә. Алар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә биреләчәк. Каратун, Борнаш мәктәпләрендә һәм социаль яклау идарәсендә дә волонтерлар битлекләр тегә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина хәбәр итте.
“Файда китерә алуыбызга шатланып, рәхәтләнеп эшлибез. Район хакимияте битлек тегү өчен кирәк булган барлык материаллар белән булышты. Без теккән битлекләр коронавирусны тизрәк җиңәргә булышсын иде дигән теләктә эшлибез", - диде волонтер Флорида Мифтахова. (ред.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев