Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары янгыннан коткару хезмәте бүлегенә экскурсиягә бардылар

Укучылар биредә эшләүче хезмәткәрләр белән аралаштылар.

(26 май, “Апастово-информ”).


Апас урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары укытучылары белән янгынннан коткару хезмәте бүлегендә экскурсиядә булдылар. Алар биредәге эш тәртибе белән таныштылар, анда эшләүчеләргә кызыксынган сорауларын бирделәр. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә балаларга игътибарлы булдылар, үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Ут белән шаярмаска, аеруча җәйге каникулларда сак булырга киңәш иттеләр. Балалар коткаручы абыйларының янгынга чыга торган баш киемнәрен киеп карап, үзләрен дә янгын сүндерү хезмәткәрләре итеп күз алдына китерделәр.
“Экскурсия укучылар өчен бик кызыклы да, эчтәлекле дә булды”, - диләр укытучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев