Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбеннән Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы “Ел укытучысы- 2016” конкурсының республика турына узды

Һәр ел саен иҗади эшләүче педагогларны билгеләү, аларга ярдәм итү, хезмәтләрен бәяләү, абруен күтәрү, республикабызның белем бирү системасын камилләштерүгә юнәлгән перспективалы укыту идеяләрен популярлаштыру максатыннан "Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Быел элеге конкурста Апас урта мәктәбеннэн татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы район һәм зона турларында...

Һәр ел саен иҗади эшләүче педагогларны билгеләү, аларга ярдәм итү, хезмәтләрен бәяләү, абруен күтәрү, республикабызның белем бирү системасын камилләштерүгә юнәлгән перспективалы укыту идеяләрен популярлаштыру максатыннан "Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Быел элеге конкурста Апас урта мәктәбеннэн татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Дәүләтшина Гүзәл Габделхәй кызы район һәм зона турларында катнашты. Кайбыч районы Федоровский мәктәбендә укытуның заманча алымнарын кулланып,балаларда зур кызыксыну уята алган дәрес һәм мастер- класс күрсәтеп, югары баллар җыйды һәм республика турына узды. Алда аны зур сынау көтә. Коллегабызга шул сынауларда сынатмыйча, районыбызга зур уңышлар белән кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев