Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәпләре ашханәсендә тәмле ашаталармы?

Районның 19 мәктәбе һәм аграр көллият ашханәләрендә махсус әзерлекле 30 пешекче һәм аларның ярдәмчеләре 1727 балага һәр уку көнендә икешәр тапкыр аш-су әзерли. Күп балалы һәм аз тәэмин ителешле гаиләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен түләүләр каралмаган. Ашханәләр җиһазланышы, пешекчеләр әзерлеге, аларның вакытында медицина тикшеренүләре узуын район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлегенең...

Районның 19 мәктәбе һәм аграр көллият ашханәләрендә махсус әзерлекле 30 пешекче һәм аларның ярдәмчеләре 1727 балага һәр уку көнендә икешәр тапкыр аш-су әзерли. Күп балалы һәм аз тәэмин ителешле гаиләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен түләүләр каралмаган. Ашханәләр җиһазланышы, пешекчеләр әзерлеге, аларның вакытында медицина тикшеренүләре узуын район башкарма комитеты һәм мәгариф бүлегенең җаваплы белгечләре даими күз уңында тота. Быел, мәсәлән, мәктәп, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген кабул итү июль ахырында ук үткәрелеп, ашханәләр, азык-төлек саклау урыннары җиһазланышы аерым тикшерелде. Укучылар пешекче апаларына табыннар әзерләүдә бик теләп булыша, бу бер дигән хезмәт күнекмәсе, олы тормышка әзерлек дәресләре.

Мәктәп яны яшелчә-җиләк җимеш бакчаларының гомуми мәйданы 30 гектардан артык тәшкил итә. Соңгы мәглүматлар буенча, район мәктәпләре, балалар бакчалары ихтыяҗлары өчен быел бу бакчаларда 100 тонна бәрәңге, кәбестә, кишер, суган һәм башка яшелчәләр үстерелде.

-Район күләмендә быел мәктәп, балалар бакчалары ихтыяҗлары өчен ярты тоннага якын кайнатма һәм тозланма әзерләнде. Тозланмалар әзерләгәндә төрле химик өстәмәләр, уксус кулланылылырга тиеш түгел,-ди район мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәре, методист Эльмира Биктаһирова.

Мәктәпләребез Апаста һәм Казанда еш үткәрелүче төрле ярминкәләрдә дә актив катнашып. өстәмә табыш ала. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин барлык мәктәп коллективларына дә зур рәхмәтен ирештерә.

-Ел да район үзәге һәм Казанда үткән ярминкәләрдә 1 миллион сумнан артык апаслылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла. Шуның якынча 15 проценты мәктәп бакчаларында үстерелгән азык-төлеккә туры килә,-ди.

-Һәр мәктәп ашханәсендә укучылар өчен меню аерым төзелә һәм ризык җыелмасының бәясе төрлечә булырга мөмкин,-ди район мәгариф бүлеге җитәкчее урынбасары Рамилә Шәвәлиева. -Дәүләт билгеләгән чикләрдә аны төрләндерү өчен үз бакчаларыбызда үстерелгәнне кулланабыз. Төп менюга бу 20 процентка кадәр өстәмә дигән сүз.

Район кулланучылар хокукларын яклау, кеше сәламәтлеге, санитария-гигиена, ветеринария инспекторлары мәктәп ашханәләре эшчәнлеге, кулланылучы чимал һәм әзер ризык сыйфатына бик таләпчән. Ит, макарон, ярма эшләнмәләре, башка азык төлек тендер, аукционнар аша сатып алына һәм аның сыйфаты, бәясенә дәүләт күзәтү-көйләү органнары җитди игътибар бирә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев