Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәпләре конкурста катнаша

Мәгариф учреждениеләре арасында яңа уку елына әзерлек буенча республикакүләм конкурс башланып китте. Аның беренче өлешендә, 21-24 август көннәрендә махсус комиссия вәкилләре урыннарга чыгып, үзләренең бәяләрен куялар. 28 һәм 29 августта финал өлеше уза. 23 август көнне комиссия вәкилләре безнең районда эшләде. Мәртәбәле комиссия вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин...

Мәгариф учреждениеләре арасында яңа уку елына әзерлек буенча республикакүләм конкурс башланып китте. Аның беренче өлешендә, 21-24 август көннәрендә махсус комиссия вәкилләре урыннарга чыгып, үзләренең бәяләрен куялар. 28 һәм 29 августта финал өлеше уза. 23 август көнне комиссия вәкилләре безнең районда эшләде. Мәртәбәле комиссия вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Комиссия эшен иртәдән мәгариф учреждениеләре арасында җирәбә алу белән башлап җибәрде. Авыл мәктәпләре арасыннан Борнаш урта мәктәбе, шәһәр мәктәпләре арасыннан Апас урта мәктәбе, капиталь төзекләндерүдән соң Каратун "Гөлчәчәк" балалар бакчасы, аграр көллият комиссия вәкилләрен кабул итте. Борнаш урта мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге кунакларны сокландырды. Аграр көллият исә һөнәр үзләштерүче бердән-бер уку йорты. Анда уку-укыту техник базасы, дәрес бирү бүлмәләре җентекләп каралды. - Аграр көллияттә студентлар һөнәр үзләштерәләр. Шуңа да практик лабораторияләргә басым ясадык. Техникаларны карадык. Уку елына әзер дип таптык, - дип үз бәясен бирде министрлык вәкиле Светлана Селиванова. Гүзәлия Зыятдинова җитәкчелегендәге Апас урта мәктәбе коллективы, укучылары комиссия вәкилләрен өч телдә сәламләп, чәк-чәк, матур шигырьләре, җыр-биюләре белән каршы алды. Мәктәпнең һәрбер уку-укыту бүлмәләре, лабораторияләре, спортзаллары, ашату урыннары җентекләп тикшерелде. Һәм бик югары бәягә ия булды.

- Өч көннән бирле төрле район мәктәпләрен карадык. Тик Апас мәктәбе кебек әзерлекле мәктәпне күрмәдем. Монда барысы да уйланылып, иң югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Уңышлар телим, - диде комиссиянең мәртәбәле вәкиле Марат Ганиев. Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң бакчаның әзерлеге белән уртаклашты һәм югары бәя алды.

- Бүген караган мәктәпләр җирәбә белән сайлап алынды. Башка елдагыдан аермалы буларак быел Апас мәктәбе шәһәр мәктәпләре буенча конкурска кертелде. Хәзер инде йомгак өлешен генә көтәбез, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина. Барысына да призлы урыннар телибез!

Гүзәл Хилавиева

Айрат Аминов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев