Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас музее данлы якташларны барлый

Чыгышы Дәүләки авылы белән бәйле, Татарстан, Россия һәм дөньякүләм спорт тормышында зур урын биләгән якташыбыз Мансур Сабир улы Мифтахов үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтте. Кичә ул Апас музеенда кунакта булды. Алдагы көнне татарча көрәш буенча район башлыгы Кубогына үткәрелгән зур бәйгедә хөкемдарлык итте. Музейга килгәч ул даими саклауга һәм күргәзмәләрдә...

Чыгышы Дәүләки авылы белән бәйле, Татарстан, Россия һәм дөньякүләм спорт тормышында зур урын биләгән якташыбыз Мансур Сабир улы Мифтахов үзенең 70 яшьлеген билгеләп үтте. Кичә ул Апас музеенда кунакта булды. Алдагы көнне татарча көрәш буенча район башлыгы Кубогына үткәрелгән зур бәйгедә хөкемдарлык итте. Музейга килгәч ул даими саклауга һәм күргәзмәләрдә куллану өчен тормыш юлын чагылдырган китапларын бүләк итте, юбилее уңаеннан төшерелгән видеофильм презентациясен үткәрде. Соңыннан музей белән танышты. Зур кунак күңеленә бигрәк тә әниле-балалы динозаврлар бик хуш килде.

-Шундый данлы якташларын апаслылар белергә һәм онытмаска тиеш,-диде аның бүләкләрен кабул итеп алып музей директоры Рәмис Ногманов.-Безнең музейда "Данлы Апас спортчылары" даими күргәзмәсендә якташыбыз турында тулы мәгълүматлар бар. Алар зур ярышларга, төрле районкүләм чараларга, Сабантуйларына кадерле кунак итеп чакырыла.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев