Апас музее кичен тамашачыларны кабул итте
18 май – Халыкара музейлар көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда “Музейларда төн” акциясе узды.
(18 май, “Апастово-информ”).
Тамашачылар кичен музейга килеп, күргәзмә заллары, яңа экспонатлар белән танышты һәм бәйгеләрдә катнашып, яңа музыкаль язмалар тыңлады.
Апас туган якны өйрәнү фонды документлар, фотография һәм негативлар, этнографик һәм кулланма сәнгать предметлары, басма продукция, табигый-фәнни коллекция предметлары һәм башкалар белән тупланган. Ел саен керемгә алган предметларның саны якынча 350 данә тәшкил итә. Башлыча алар төп фондка карый.
Апас туган якны өйрәнү музееның фондының 40 проценты Рамис Ногманов тарафыннан тулыландырылган. Анда маркалар, сувенир шырпылар коллекциясе, гербарийлар җыентыгы, ә Керпе коллекционерда урнашкан 406 берсен-берсе кабатламый торган авторучкалар коллекциясе генә ни тора! Бу хакта музей хезмәткәрләре белдерде.
“Музейлар төне“ндә катнашкан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев музейлар эшчәнлегенең әһәмиятен, коллективның мөһим хезмәт башкаруын билгеләп узды. Шулай ук авылларда да музейларның матур эшчәнлек күрсәтүен белдерде.
Бу көнне районда оешкан һәр музей эшчәнлеге белән таныштырды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итте. Кичкә кадәр райондашлар күңелле ял итте, тарихи мәгълүматлар белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев