Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас музеенда китап күргәзмәсе эшли башлады

Октябрь ае үзенчәлекле бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән башланып китте. Олылар ункөнлеге кысаларында, зур хөрмәткә лаек өлкәннәребезгә багышлап, Апас туган якны өйрәнү музеенда "Районыбыз өлкәннәре иҗат җимешләре" дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Йөзгә якын китаптан торган үзенчәлекле күргәзмәнең төп асылы шунда - аларның авторлары барысы да тормышларында икенче...

Октябрь ае үзенчәлекле бәйрәм - Халыкара өлкәннәр көне белән башланып китте. Олылар ункөнлеге кысаларында, зур хөрмәткә лаек өлкәннәребезгә багышлап, Апас туган якны өйрәнү музеенда "Районыбыз өлкәннәре иҗат җимешләре" дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Йөзгә якын китаптан торган үзенчәлекле күргәзмәнең төп асылы шунда - аларның авторлары барысы да тормышларында икенче сулыш ачылган чорда - лаеклы ялга чыккач иҗат ителгән, китап итеп бастырылган әсәрләрдән тора. Берсеннән берсе бай эчтәлекле, матур итеп бизәлеп эшләнгән китапларның берничә нөсхәсе музейда сакланса, бик күпләре китапханәләрдә; шәхси китапханәләрне баетып, тулыландырып тора.

Ел дәвамында һәрвакытта кулланылышта булган бу китаплар, әледән әле мәктәп укучылары, студентлар өчен зур ярдәмлек булсалар, китап сөючеләр өчен бик бай эчтәлекле шигырьләрдән, хикәяләрдән, документаль материаллардан тора.

Зур тормыш юлын күпъеллык хезмәт даны белән үткән Өлкәннәребез! Сез - җиңүчеләр буыны, безнең өчен сабырлык, батырлык, намуслылык, үзенең бурычына тугрылык үрнәге. Сезнең яшь - ул тормыш хәзинәсе тәҗрибәсе, акыллы һәм кыйммәтле киңәшләрегез белән бүлешеп безне туры юлдан алып барырга ярдәм итәсез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс көч, озын гомер телибез! Һәр туар көн сезгә шатлык, ә йортыгызда тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем итсен, иҗат чишмәгез саексамын, мул булып ярларыннан тулып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев