Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас парк һәм скверлар көнен билгеләп үтте

Мәгълүм булганча, 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу максатчан программа буенча республикада парк-скверларда киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарылды, яңа парк-сквер ясалды. Апас та бу эштән читтә калмады-район үзәгендәге Батырлар мемориал скверының матурлыгын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе килеп күрде һәм аның бизәләшен бик югары бәяләде....

Мәгълүм булганча, 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу максатчан программа буенча республикада парк-скверларда киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарылды, яңа парк-сквер ясалды. Апас та бу эштән читтә калмады-район үзәгендәге Батырлар мемориал скверының матурлыгын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе килеп күрде һәм аның бизәләшен бик югары бәяләде. Кичә биредә парк һәм скверлар көне уңаеннан зур бәйрәм-фестиваль үтте. Бәйрәмдә башкала кунаклары, якташ җырчыларыбыз, районыбыз үзешчәннәре, балалар катнашты. Үзәк урам скверы моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Дуслар, бәйрәмнән махсус фоторепортажны киләсе көннәрдә тәкъдим итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздникикАпастово