Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас паркы төзелеше тукталмый

Чисталык икеайлыгында Апас Саклык Банкы һәм үзәк хастаханә арасында төзекләндерү эшләре башланды. Биредә чыршылы җәяүлеләр аллеясы булачак, Әппәз инеше исә җир астына күчерелә. 1 атна элек санитария-эпидемиология Үзәге каршында 20-25 машинага исәпләнгән чираттагы автотукталыш урыны төзелде, 650 квадрат метр мәйданга чыдам брусчатка түшәлде. Үзәк паркка бу яктан керү юлында җылытылган,...

Чисталык икеайлыгында Апас Саклык Банкы һәм үзәк хастаханә арасында төзекләндерү эшләре башланды. Биредә чыршылы җәяүлеләр аллеясы булачак, Әппәз инеше исә җир астына күчерелә. 1 атна элек санитария-эпидемиология Үзәге каршында 20-25 машинага исәпләнгән чираттагы автотукталыш урыны төзелде, 650 квадрат метр мәйданга чыдам брусчатка түшәлде. Үзәк паркка бу яктан керү юлында җылытылган, бик заманча санитария-гигиена пункты-бәдрәф ясалды. Скейт-трамплин, җәйге кинотеатр төзелеше дә тукталмады. Бирегә инде заманча яктырткычлар, видеокүзәтү системасы, бакча утыргычлары да куелды. Килеп күреп карагыз-бик матур килеп чыга.

Беррәттән, шушы ук урында Октябрь урамыннан Кызыл Армия урамына чыга торган тыкрыкта асфалт юлдагы канализаия бункер-люгын да төзекләндерү дә күздә тотыла. Югыйсә, ул транспорт агымында шактый тузып, җиргә батып, чокырланып бара. Аны тирән упкын чигенә китереп җиткерү ярамас-юл хәрәкәте иминлеге, транспорт куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләре дә бар бит әле...

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев