Апас пенсия фондында бер дигән спортчылар эшли
Район Пенсия Фонды коллективыннан 5 кешелек команда Татарстан Пенсия фонды идарәсе Әлки районында үткәргән сигезенче Спартакиадада бик уңышлы чыгыш ясап кайтты. Команда җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, абыйлы-энеле шофер Наил белән сакчы Илшат Шиһабиевлар, белгечләр Илнар Зиннәтуллин һәм Илдар Гатауллин күрше Кама Тамагы вәкилләре белән бергә Көньяк Конференциягә тупланган Татарстанның 10 районы...
Район Пенсия Фонды коллективыннан 5 кешелек команда Татарстан Пенсия фонды идарәсе Әлки районында үткәргән сигезенче Спартакиадада бик уңышлы чыгыш ясап кайтты. Команда җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, абыйлы-энеле шофер Наил белән сакчы Илшат Шиһабиевлар, белгечләр Илнар Зиннәтуллин һәм Илдар Гатауллин күрше Кама Тамагы вәкилләре белән бергә Көньяк Конференциягә тупланган Татарстанның 10 районы арасында 6 спорт төрендә көч сынашты. Безнекеләр өстәл теннисы буенча икенче, мини-футболда өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев