Апас полицейскийлары Яр Чаллыга китте
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Ринат Паймурзин, Илфат Шигабиев, Айрат Нуруллин, Руслан Ваһапов һәм Илшат Мухамов Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы Спартакида-спорт ярышларында даими катнашып, Апас данын бик лаеклы яклыйлар. Самбо көрәше буенча чираттагы спорт ярышларыннан алар 10 көн элек җиңү яулап кайттылар. Бүген бу команда Яр Чаллы шәһәрендә дзюдо көрәше...
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Ринат Паймурзин, Илфат Шигабиев, Айрат Нуруллин, Руслан Ваһапов һәм Илшат Мухамов Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы Спартакида-спорт ярышларында даими катнашып, Апас данын бик лаеклы яклыйлар. Самбо көрәше буенча чираттагы спорт ярышларыннан алар 10 көн элек җиңү яулап кайттылар. Бүген бу команда Яр Чаллы шәһәрендә дзюдо көрәше буенча Татарстан беренчелегенә юл тотты.
-Ярышларның монысында да җиңәргә теләгебез бик көчле. Без бу бәйгегә дә бик яхшылап әзерләндек,-диләр спорт белән дус яшәүче район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев