Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас полиция Кыш бабае бүләкләр өләште

Апас район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин: -Безнең коллективта эшләүчеләр теләге белән менә инде унбишенче ел төрле тормыш кыенлыкларына юлыккан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр янына Кыш бабайны махсус автобуска утыртып алып барабыз. Кар кызы да үзебезнеке. Бүгенге мәгълүматлар буенча, районда авыр язмышлы 21 гаиләдә 36 бала тәрбияләнә.11 бала-яшүсмер...

Апас район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин:

-Безнең коллективта эшләүчеләр теләге белән менә инде унбишенче ел төрле тормыш кыенлыкларына юлыккан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр янына Кыш бабайны махсус автобуска утыртып алып барабыз. Кар кызы да үзебезнеке. Бүгенге мәгълүматлар буенча, районда авыр язмышлы 21 гаиләдә 36 бала тәрбияләнә.11 бала-яшүсмер адмкомиссиядә исәптә тора. 30 декабрьдә полиция Кыш бабае белән Кар кызы авылларга аерым маршрутта йөреп, 3-12 яшьлек 24 балага Яңа ел бүләкләре таратты. Коллектив белән киңәшеп, моңа киткән чыгымнарны үзебез үк күтәрәбез. Быелгы Кыш бабайлар-район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Илшат Мухамов белән Рәмис Шакиров, Кар кызлары-Резеда Галиева белән Ләйсән Гумерова, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм бала хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова бүләкләрен тапшырганчы балаларга шигыръләр сөйләттеләр, җырлаттылар-биеттеләр, әлбәттә. Түземсезләнеп полиция Кыш Бабае белән Кар кызын көткән нәниләрнең берсе дә чыгыш ясаганда сынатмады, югалып калмады. Балалар әти-әниләрен, олыларны тыңларга, тәртип бозмаска, мәктәптә яхшы укырга сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев