Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас полициясе кунакка чакыра

-Район милициясенең тарихы белән танышасыгыз килсә безгә экскурсиягә килегез,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары подполковник Фәнис Шәрәфуллин. Район эчке эшләр бүлеге диварына Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган бу истәлек тактасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы шартларда ачылды. Бинаның икенче катындагы музейга күрүчеләр игътибарына 200 дән артык экспонат...

-Район милициясенең тарихы белән танышасыгыз килсә безгә экскурсиягә килегез,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары подполковник Фәнис Шәрәфуллин.

Район эчке эшләр бүлеге диварына Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган бу истәлек тактасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы шартларда ачылды. Бинаның икенче катындагы музейга күрүчеләр игътибарына 200 дән артык экспонат тәкъдим ителә. Район эчке эшләр бүлегенең соңгы елларда төрле һәнәри һәм спорт ярышларында яулаган Кубок, Диплом-Грамота, призлар, истәлекле бүләкләр стенды да бик бай. Район эчке эшләр бүлегенә төрле йомыш белән килүчеләр, мәктәп, аграр көллият студентлары өчен оештырылган танышу кичәләре, "Ачык ишекләр көне", экскурсияләр вакытында аларны горурлык белән күрсәтәләр, колективның үткәне һәм бүгенге көне белән таныштыралар. Сез дә килеп күреп китегез. Тарих тузаны данлы үткәнебезне каплап китмәсен!

РишатҖамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев