Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы балалары коррупциягә каршы

Апас үзәгендә “Коррупциягә – юк, дип әйтик!” рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы 100 бала катнашты.

(29 август, “Апастово-информ”).


Район хакимияте каршы бүген балаларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Биредә балалар арасында рәсем бәйгесе узды. Бәйге “Коррупциягә – юк, дип әйтик” темасына багышланган иде. Рәсемнәрдә балалар намуслы, тату тормыш иткәндә, бер-береңә хөрмәт белән караганда, гадел һәм мәрхәмәтле булганда гына бәхетле киләчәк төзергә мөмкинлеген чагылдырырга тырыштылар.
“Чара балалар өчен бик күңелле дә, файдалы да узды. Узган ел бәйгедә 70 бала катнашса, быел аларның саны 100гә җитте. Ришвәтчелекнең җәмгыятькә зур зыян салуын яшьтән белеп, аңлап үсүләре сөендерә”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Балаларның рәсемнәре барысы да игътибарга лаек иде. Һәр балага район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев