Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр кыска вакытлы ялга кайтты.

 

(1 апрель, “Апастово-информ”). 
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга, аларның батырлыгына район башлыгы рәхмәт белдерде. Очрашу барышында хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, егетләрнең гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм чаралары турында сүз барды. Шулай ук биредә материаль техник тәэмин ителеш, көнкүреш шартлары һәм гуманитар ярдәм турында фикер алышынды. Егетләр Апас районы халкына күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен рәхмәт белдерделәр. 
“Алга таба да ярдәмләшеп, аралашып торыйк, егетләр! Бергә һәм бердәм булсак, Җиңү көне тизрәк җитәр, Алла боерса!”, - дип теләде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев