Апас районы Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылды
Апас “Җиңү паркы”нда зур өмә узды. Ул чисталык икеайлыгы һәм Бөек Җиңүнең 78 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылды.
(22 апрель, “Апастово-информ”).
Апас халкы иртәдән үк бердәм булып “Җиңү паркы”на җыелды. Биредә яшьләр дә, өлкәннәр дә җиң сызганып эшләде. Өмәдә оешма хезмәткәрләре, “Бердәм Россия” партиясе активистлары, ветераннар Советы, волонтерлар, “яшь армиячеләр” һәм “яшь гвардиячеләр” катнашты.
-Өмәбез кояшлы, матур көнгә туры килде. Халык бердәм булып, тырышып эшли. Бер оешма да читтә калмады. Бик зур рәхмәт барысына да. Парк гөлт итә, чистара, пөхтәләнә, - диде шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
-Коллективыбыз белән бердәм булып өмәгә кушылдык. Паркны җыябыз, чистартабыз. Матур, пөхтә булсын дип тырышабыз, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алевтина Керимова.
- Җылы, матур көндә эшлисе дә рәхәт. Эшлибез дә, аралашабыз да. Кәефләр күтәренке. Апасыбыз матур булсын, ерактан балкып торсын, - дип теләде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да.
Бөтенроссия шимбә өмәсе районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев