Апас районы буенча “Алдынгылар хәрәкәте”нең рәисе сайланды
Онлайн һәм офлайн тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды.
(4 ноябрь, “Апастово-информ”).
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Алдынгылар хәрәкәте” Советы рәисе итеп Каратун урта мәктәбе укучысы Зилә Зәйнетдинова сайланды. Ул барлыгы 797 тавыш җыйды. Апас мәктәбе укучысы Зилә Садлыйкова шулай ук 792 балл җыюга иреште. Ул “Алдынгылар хәрәкәте” рәисе ярдәмчесе булып сайланды. Шулай ук Апас мәктәбеннән Наргизә Расулова яшьләр хәрәкәтенең секретаре итеп билгеләнде.
“Яшьләребез гел хәрәкәттә! Сезнең алда – дус команда белән бергә барлык идеяларыгызны да тормышка ашыру буенча зур эш тора. Уңышлар телим”, - дип котлый район башлыгы Айрат Җиһаншин яшьләрне үзенең социаль челтәрләр битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев