Апас районы делегациясе Рус теле көненә багышланган республикакүләм тантаналы чарада катнашты
Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академиясе опера һәм балет театрында бөек рус шагыйре Александр Пушкиннның тууына 224 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
(7 июнь, “Апастово-информ”).
Әдәби чарага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге делегация – районның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр барды.
“ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыкларының гомуммилли байлыгы буларак, рус телен саклау һәм үстерү максатыннан, Президент Владимир Путинның Указы нигезендә, 6 июньнең истәлекле көн итеп билгеләнүе хакында әйтте. Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү өчен тиешле дәүләт программалары тормышка ашырылуы, милли мәгариф системасы булдырылуы, милли мәдәниятләрне, телләрне үстерүгә ярдәм итү, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча Татарстан халыклары ассамблеясы, шулай ук аның составындагы рус милли-мәдәни берләшмәсе зур эш алып баруы хакында сөйләде. Шигърият көне концерт белән дәвам итте. Биредә бөек шагыйрьнең шигырьләре яңгырады”, - дип хәбәр итте Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев