Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы егете югары хәрби дәрәҗәгә лаек булды

Багыш авылы егете Рамил Ибәтуллин Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә генерал-майор хәрби дәрәҗәсенә лаек.

(17 декабрь, “Апастово-информ”).


Батырлык, кыюлык үрнәге булган, хезмәт дәрәҗәләренә, уңышларга ирешкән райондашыбызның әти-әнисе Багыш авылында яши. Район башлыгы Айрат Җиһаншин батыр ул үстергән гаилә булән очрашты. Әти-әнисе Рахматулла һәм Минзилә Ибәтуллиннарга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Батыр ул үстергәнегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Һәркемгә үрнәк булырлык егетләребез белән горурланабыз. Дөрес тәрбия биргәнсез, Ватанны, хезмәтне сөяргә өйрәткәнсез. Бала – әти-үрнәгендә үсә. РФ Кораллы көчләрендә командир урынбасары булып эшләүче якташыбызны генерал-майор исеме бирелү белән котлыйбыз. Аның хәрби хезмәт юлы күпләргә үрнәк”, - диде җитәкче.
Рамил Рәхмәтулла улы Ибәтуллин Казан югары хәрби танк училищесын, аннары М.В. Фрунзе исемендәге гомуми Хәрби академияне һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы академиясен тәмамлаган. Аңа барлык хәрби вазифалар таныш. Взвод командирыннан тау мотоукчылар бригадасы командирына кадәр вазифаларны эзлекле үткән. Хезмәт Урал, Идел буе, Себер төбәкләрендә, шулай ук Россиянең Көньягында уза. Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале, Суворов медале, шулай ук оборона министрлыгы бүләкләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев