Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районы яңара һәм пөхтәләнә

Районыбызда киң колач белән төзелеш эшләре бара.

(2 март, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин төзелеш объектлары белән танышты. Подрядчы оешмаларга эшнең сыйфатына һәм срокларга аеруча игътибарлы булырга кирәклеген әйтте.
“Һәрбер объект билгеләнгән срокта төзелеп, яки ремонтланып файдалануга тапшырылырга тиеш”, - диде район башлыгы.
Бүгенге көндә район үзәге Апаста футбол манежын, Урта Биябашы һәм Шәмәк авылларында күпфункцияле үзәкләр төзү эше дәвам итә.
Кызыл Тау авылында авыл җирлеге бинасын төзү бара. Шулай ук үзәкләштерелгән бухгалтерия бинасына ремонт ясау дәвам итә.
Һәр төзелеш объекты буенча якындагы территорияләрне тәртипкә китерү өчен җаваплы кешеләргә күрсәтмәләр бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев