Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы тагын бер сугыш ветеранын югалтты

Югары Акхуҗа авылында гомер кичергән Габделхәй абый Мөхәммәтшин арабыздан китеп барды. 17 сентябрь көнне аның йөрәге тибүдән туктады.

(19 сентябрь, “Апастово-информ”).


Габделхәй абый 1925 елны Акхуҗа авылында туган. Аңа 97 яшь иде.
Габделхәй абыйның сугышчан юлы 1943 елда башлана. Дәһшәтле көрәшләрдә каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан терелеп чыккач, кабат сугыш утына керә. Беренче Украина фронты сугышчылары составында Белоруссия, Польшаны дошманнардан азат итүдә катнаша һәм Берлинга кадәр барып җитә. Хәрби хезмәтен Австриядә, Венгриядә дәвам итә. 1947 елда Габделхәй абыйны Эстониягә җибәрәләр. Туган ягына 1948 елда гына әйләнеп кайта. Габделхәй абый бик күп орден-медальләргә лаек булган.
Габделхәй абый 1949 елда гаилә корып, тормыш иптәше белән 7 бала тәрбияләп үстергән. 1952 елда колхозда бухгалтер булып эшли башлаган. 1967нче елдан алып 1995 елга кадәр икътисадчы вазифасын башкарган.
Габделхәй абый бик сабыр, тыйнак холыклы, гадел кеше иде. Аны райондашлары тырыш, алтын куллы, ярдәмчел кеше буларак хәтерлиләр.
Габделхәй абый соңгы елларда Казанда кызы Илсөяр апа гаиләсендә гомер кичерде.
Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Мөхәмәтша улы Мөхәммәтәшинның якты истәлеге райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.
Айрат Җиһаншин, район башлыгы.
Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе.
Наил Җантемиров, район хәрби комиссары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев