Апас районы укучылары Республика чыршысында кунак булдылар
Казанда республика укучылары өчен Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән Республика чыршысы узды.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Чыршы бәйрәмендә барлыгы 38 укучы катнашты. Алар арасында активистлар, Бөтенроссия дәрәҗәдәге төрле бәйге-конкурс җиңүчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның балалары, укуда, спортта һәм сәнгатьтә зур уңышлар яулаган укучылар бар иде.
Укучылар бәйрәмнән онытылмас мизгелләр алып, шат кәеф һәм күчтәнәчләр белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев