Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы укытучысы – җиңүче!

Милли проектлар белән таныштыру һәм аларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча төзелгән комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

(18 май, “Апастово-информ”).


Анда “Милли проектлар: Татарстан 2022” фотобәйгесе һәм “Кайтырга сүз бирәм” проектларына нәтиҗә чыгарылды.


Бүләкләү тантанасында Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Факия Хөсәенова да катнашты. “Кунакка чакырабыз” номинациясе буенча җиңүче буларак ул Диплом һәм сертификат белән бүләкләнде. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясе төбәкара бүлекчәсе секретаре Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев