Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районына эшлекле сәфәр белән Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты иң элек Чүрибарыш авылында төзелгән фельдшерлык-акушерлык пункты белән танышты.

“ФАП төзелү авыл өчен зур вакыйга. Әлеге сәламәтлек пункты Халык программасы нигезендә федераль бюджет хисабына төзелә. Халык мөрәҗәгате буенча уңайлы, яңа җиһазлар белән тулыландырган ФАП тиздән үз ишекләрен ачар”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.
Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты районның мәктәп директорлары белән дә очрашып, мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырды. Булган сорауларга җавап бирде. Аларга үз ана телләрендә нәшер ителгән методик пособиеләр, өстәл уеннары һәм җыр китаплары бүләк итте.
“Апас районында агымдагы елда мәгариф өлкәсендә бик зур эшләр башкарылган 5 мәктәп, 4 ашханә капиталь ремонтланган. Әлбәттә мәктәпләргә илтүче юлларны ремонтлау, спорт залы булмаган мәктәпләргә спортзал төзү кебек сораулар актуаль. Әлеге сораулар буенча эш алып барачакбыз, республика, федераль программалар өстендә эшләячәкбез “- дип белдерде депутат.
Шулай ук район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Илдар Гыйльметдинов “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә кабул итү үткәрделәр. Райондашларыбыз мобилизациягә кагылышлы сорауларын бирде, аеруча кредит каникулларын ничек кулланырга, әтиләрен мобилизацияләгән балаларга нинди ташламалар булачагы турында белештеләр.
“Кредит каникуллары мобилизация яки контракт буенча хезмәт итүчеләргә гариза буенча биреләчәк. Каникулларны 2023 ел ахырына кадәр рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Моның өчен банкка, микрофинанс оешмасына телефон аша яки электрон почта аша мөрәҗәгать итү кирәк. Анда сезгә тиешле документлар списогын бирәчәкләр” – дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.
“ Районыбызда мобилизациягә өләккән ирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен чаралар күрелә. Бүгеннән балалар бакчасы өчен түләүне тулысынча район өстенә алабыз. Шулай ук аларның балаларына мәктәптә бушлай ашау һәм барлык спорт объектларга керү дә бушлай булачак” – дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Илдар Гыйльметдинов район туган якны өйрәнү музее белән танышты, районда барган төзекләндерү эшләре белән кызыксынды, редакция бинасында, район үзәк хастаханәсендә булды. Патологоанатомик үзәк, балалар поликлиникасы төзелешен карады.

Аннан Илдар Гыйльметдинов район башлыгы белән берлектә капиталь ремонттан соңгы спортзал эшчәнлеге белән танышты. Апас мәктәбенең спортзалы быел "Бердәм Россия" партиясенең "Мәгариф" илкүләм проекты нигезендә тулысынча ремонтланды.
“Мәктәп бик матур, якты, иркен, белем алу өчен барлык шартлар да бар, кадерен белегез!” – дигән теләктә калды Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев