Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында 100 яшьлеген каршыларга әзерләнүче Бөек Ватан сугышы ветераны Котлаулар алды

Хөрмәтле ветеранга Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлаулар җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды.

 

(8 май, “Апастово-информ”). 
Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Хәйруллин белән очрашып, хәлләрен белештеләр, яшәеше белән кызыксындылар, теләкләрен ирештерделәр. 
“Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрик итәбез. Бу Җиңүне сез алып килдегез. Без сезгә мәңге бурычлы”, - дип ихлас рәхмәтләрен әйттеләр җитәкчеләр. 
Зиннәт ага Хәйруллин үзенә игътибар күрсәткән җитәкчеләргә хөрмәтен белдерде, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде. 
“Лаеклы гомер иттем. Сугыш уты кичердем. Аннан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булды. Озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирдем. Туган авылымда бөек шәхесләр истәлегенә музей оештырып, шунда хезмәт куйдым. Анда бик күп мәгълүматлар тупладым ”, - ди горурланып ветеран. 
Зиннәт ага Хәйруллин 1941нче елның августыннан хәрәкәттәге армиядә була. Мәскәүне саклауда, Мәскәү, Тула, Смоленск, Калуга, Тверь өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша. Өченче Балтыйк буе фронты составында Кенигсбергны алуда өлеш кертә. Зиннәт абый өчен сугыш 1947 елда гына тәмамлана. 
Ветеран бүгенге көндә дә көр күңел белән яши. Сәламәтлеге нык булмаса да, төшенкелеккә бирелми ул. Зиннәт абыйның зиһене ачык, күргән-кичергәннәрен дә төгәл итеп сөйли ала. Кышын балаларында Казанда яшәсә, җәй айларын туган авылында үткәрә. 
Ветеран җәй башында бер гасырлык юбилеен каршыларга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев