Апас районында онкологик чир белән исәптә торучы 598 кеше яши
4 февраль - Халыкара онкологиягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Әлеге уңайдан онкологик авыруларны кисәтү атналыгы игълан ителде. Ул 30 январьдан 5 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Район үзәк хастаханәсе онкологы һәм гинекологы Кадрия Мефодьева белдерүенчә,
онкология белән чирләүчеләр арасында хатын-кызлар күбрәк очрый. Күкрәк бизе яман шеше беренче урында тора. Шулай ук халык арасында тире рагы аеруча баш калкытан. Ир-атлар арасында киң таралганы - мәни бизе (простата) яман шеше. "Шунысы сөенечле - соңгы елларда авырулар беренче стадияләрдә ачыклана башлады. Шул сәбәпле, соңгы стадияләрдә авыручыларның саны елдан-ел кимүе күзәтелә. Бу үзәк хастаханәдә табибларның да, халыкның да диспансеризациягә җаваплы каравы белән бәйле”, - ди табиб-онколог. Ул шулай ук әлеге чиргә дучар булып, теркәлүнең беренче елында өч ай саен күренеп торырга, икенче елны ике мәртәбә, аннары соң елга бер тапкыр булса да диспансеризация үтәргә тиешлеген дә искәртеп үтә.
Әлеге ваемсыз чиргә каршы һәрчак көрәшеп яшәргә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм вакытында табибка күренеп тору мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев