Апас районында урманнарны корткычлардан саклау мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды
Семинар Урта Балтай питомнигында башланып китте.
(5 нче август, “Апастово-информ”).
Бүген Апас муниципаль районында урманнарны парсыз ефәк күбәләгеннән саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыклар җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
“Идел аръягы буенча семинар-киңәшмәне Апас районыннан башлап җибәрдек. Бүгенге көндә урманнарны корткычлардан саклау мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Белгечләр белән бергәләп нәрсә эшләргә кирәклеге, бигрәк тә көз айларында нинди чаралар кулланырга кирәклеген эшләп карыйбыз, вакытын билгелибез. Урта Балтайда урнашкан питомникның эшчәнлеге, утырту өчен әзерләнгән үсентеләр белән таныштык”, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев