Апас район суды коллективы “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясенә кушылды
Район суды коллективы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елына әзерләнү өчен ярдәм ясады.
(28 август, “Апастово-информ“).
Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Раилә Сәлахова белән берлектә ярдәм итү өчен 4 укучы билгеләнде. Аларга уку кирәк-яраклары җыелмасы бүләк ителде. Бу хакта район судьясы ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.
Алдагы көннәрдә без район эчке эшләр бүлеге коллективының “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясенә кушылуы турында хәбәр иткән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев