Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас районы балалары коррупциягә каршы булуларын рәсемнәре аша күрсәттеләр

Апас үзәгендә “Мин – коррупциягә каршы” дип исемләнгән рәсемнәр һәм плакатлар бәйгесе узды.

(18 август, “Апастово-информ”).


Башта район үзәк китапханәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Булат Гатиятуллин балалар белән коррупциянең төшенчәсе, аның җәмгыятькә зыян китерүе хакында сөйләште.
Чараның икенче өлеше хакимият бинасы каршында рәсемнәр бәйгесе белән дәвам итте. Балалар коррупциягә каршы булуларын рәсемнәре аша күрсәттеләр. Рәсемнәрдә алар намуслы, тату тормыш иткәндә, бер-береңә хөрмәт белән караганда, гадел һәм мәрхәмәтле булганда гына бәхетле киләчәк төзеп булачагын чагылдырырга тырыштылар.
Барысының да рәсемнәре игътибарга лаек булды. Һәр балага район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев