Апас районы эчке эшләр бүлеге яше 40тан артмаган ир-атларны эшкә чакыра
Район эчке эшләр бүлегендә эшләү өчен кандидатлар сайлана.
(7 сентябрь, “Апастово-информ”).
Хөрмәтле апаслылар! Сезне район эчке эшләр бүлегенә эшкә көтеп калабыз!
Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела:
-Яше 40 тан артмаган булу;
- Белеме урта белеменнән дә ким булмау;
-Хөкемгә тартылмау;
-Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәү
-Сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы булу;
-Әхлакый сыйфатлары буенча эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә куела торган таләпләргә туры килә торган һәм хокук тәртибен саклау бурычларын үтәргә сәләтле булу.
Хезмәт шартлары буенча түбәндәгеләр каралган:
-Вазифасына, хезмәт стажына, махсус дәрәҗәгә ия булып, хезмәт күрсәткән елларга һәм башка өстәмәләргә карап, лаеклы хезмәт хакы булачак.
-Ташламалы пенсия белән тәэмин итү: 20 ел гомуми хезмәт белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге (эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү стажына Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итү һәм белем бирү оешмаларында белем алу еллары да керә);
- ЮХИДИ һәм вакытлыча тоту изоляторы кебек хезмәтләрдә - 1 ел хезмәт стажы 1,5 ел итеп санала, Россия Эчке эшләр министрлыгы уку йортларында көндезге яки читтән торып уку формасында түләүсез югары юридик белем алу мөмкинлеге ( укыган чорларда түләүле ялы - 50 календарь көн, командировка чыгымнары компенсацияләнә, яшәү өчен түләү көнгә 300 сум, юл чыгымнары түләнә);
- Бушлай медицина хезмәте күрсәтү, кием белән, хезмәт транспорты һәм ягулык-майлау материаллар, телефон белән тәэмин ителү.
- Шифаханәләрдә һәм профилакторийларда дәвалану өчен хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына чыгымнар түләнә. Ел саен 40тан 60 көнгә кадәр түләүле ял бирелә һәм Федераль законнарда каралган башка ташламалар да булачак;
-Торак сатып алу өчен гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метр исәбеннән , бер тапкыр бирелә торган түләү алу, шулай ук торакны наемга алган өчен компенсация алу мөмкинлеге бар (чит шәһәр кешеләре өчен).
Белешмәләр өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Ленин урамы, 63 йорт. Телефон: 8 (8437621575).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев