Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы җиңүгә лаек булды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Мәскәүдә Бөтенроссия муниципаль форумында катнашты.


(28 апрель, “Апастово-информ”). 
Әлеге форум Россия җирле үзидарә Көне бәйрәменә багышлап үткәрелде. Мөһим чарада Россия Президенты администрациясе һәм Хөкүмәт вәкилләре, сенаторлар, дәүләт думасы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук җирле үзидарә тармагы буенча экспертлар, илебезнең муниципаль җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. 
Форум кысаларында “Иң яхшы муниципаль практика” 5нче Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү оештырылды. Безнең район лаеклы рәвештә 2 урынны алды. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге шатлыклы вакыйга белән барлык район халкын котлый. 
“Әлеге җиңү Апасыбызны тагын да уңайлы һәм матур итәргә этәргеч бирсен”, - ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев