Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы халкы “Әбиләр кайгыртуы” акциясенә кушылды

Әлеге акция “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан “Өлкән буын” проекты кысаларында оештырылды.

(26 июль, “Апастово-информ”).
Районыбызда әлеге бөтенроссия акциясенә өлкәннәр, “көмеш” волонтерлар һәм битараф булмаган райондашлар кушылды. Бәйләгән бияләйләр, носкилар, шарфлар, свитерлар һәм башка кирәк-яраклар Донецк һәм Луганск халкы өчен “Бердәм Россия”нең гуманитар ярдәм үзәкләренә китәчәк һәм мохтаҗларга тапшырылачак.
“Әбиләр кайгыртуы” акциясендә Кызыл Тау авылының “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре дә аеруча активлык күрсәтте. Шулай ук гади халык та читтә калмый. Мисал өчен, Кызыл Тау авылында яшәүче 95 яшьлек Назирә әби Кәримова 5 пар носки бәйләп җибәргән.
“Назирә әби бәйләргә бик оста, еш кына балалар һәм өлкәннәр йортларына үзенең кул эшләрен бүләк итә ул. Акция турында сөйләгәч, ул бик теләп хәйрия эшенә кушылды”, - ди Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев.
Башкаларны да хәлдән килгәнчә акциядә катнашырга чакырабыз. Игелеккә чикләр юк. Бәйләгән әйберләрегезне “Бердәм Россия” партиясенең Апас җирле бүлекчәсенә тапшырырга мөмкин.
Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Совет урамы, 2нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 22-3-18.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев