Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы Советы аппаратына яңа җитәкче билгеләнде

Район Советы аппараты җитәкчесе вазифасын Ринат Гыйльфанов башкарачак.

(16 март, “Апастово-информ”).


Ринат Гыйльфанов 2004-2008нче елларда Кайбыч районының социаль яклау бүлегендә компенсацион түләүләр бүлекчәсендә программист, әйдәп баручы белгеч вазифаларын башкара.
2008-2009 елларда Федераль теркәү хезмәте идарәсенең Буа бүлегендә, 2009-2010нчы елларда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Апас бүлегендә белгеч-эксперт булып эшли. 2011-2012нче елларда елларда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Апас бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкара, 2012-2014нче елларда белгеч-эксперт булып хезмәт итә.
2014-2016нчы елларда – районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасын җитәкли.
2016нчы елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ТР Росреестр идарәсенең Апас һәм Кайбыч районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе булып эшли. Гаиләле. Тормыш иптәше Наилә белән ике кыз тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев