Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы ветеринария берләшмәсе республикада үрнәк итеп куела

Районга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Россия Федерациясенең ветераннария буенча департамент директоры урынбасары Андрей Муковнин килде. Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды. Район ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин белән бергәләп берләшмәнең эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Районнын ветеринария берләшмәсе эше белән дә, бинаның төзеклеге тирә-юненең матурлыгы белән дә республика буенча үрнәк булып тора.
"Без республика күләмендә иң яхшы берләшмәләрнең берсе. Лабораториядә капиталь төзекләндерү эшләре узды. 8 районда ул бердәнбер лаборатория. Каннар, азык һәм авыруларны тикшерәбез", - ди Алмаз Гыйбадуллин.
Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов та үз фикерен белдерде.
"Ветеринария берләшмәсенә без һәрвакыт киләбез. Мәскәүдән килгән кунакларны да бирегә алып килдек. Ветеринария хеәмәте эшен матур гына алып бара, югары дәрәҗәдә оешкан. Коллектив тәҗрибәле. Районда эпизоотик хәл тыныч, хәвеф-хәтәрләр юк", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев