Апас районы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Яңа җитәкчене Татарстан Республикасы министлар кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тәкъдим итте.
(24 нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Республика кунагы идарә җитәкчесе итеп Алмаз Гыйбадуллинны тәкъдим итте һәм коллектив белән кулга-кул тотынып, нәтиҗәле эшләргә дигән теләкләрен ирештерде.
Бүгенге көнгә кадәр җитәкче булып эшләгән Марат Фәтрахмановка олы рәхмәтен ирештереп, Татарстан Республикасының баш ветеринария идарәсе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин шулай ук Марат Фәтрахманов турында уңай фикерләрен белдереп алдагы көннәрдә сәламәтлек, гаилә тигезлеге һәм эшендә уңышлар теләде. Яңа җитәкчегә дә коллектив белән аңлашып, дус-тату булып, район эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Шулай ук хезмәткәрләр дә Марат Фәтрахмановка чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештереп бүләк тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев